“Урман әзерләүдә һәм урман ташу юлларын карап тотуда яңа техника һәм технология кертү”

2017 елның 14 марты, сишәмбе

“Кама урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Урман әзерләүдә һәм урман ташу юлларын карап тотуда яңа техника һәм технология кертү”дигән темага өйрәтү семинары узды. Анда урман хуҗалыклары вәкилләре (урман хуҗалыклары директорлары, урман әзерләү осталары һәм универсаль машиналар операторлары) катнашты. Чарада катнашучылар “Кама урман хуҗалыгы”нда эшләрнең оештырылуы белән танышты. Семинар программасына түбәндәгеләр кертелгән иде: теория өлеше (элмә җиһазлы АМКОДОР 352 Л), практика, күрсәтү өлеше, урман төягечне эшләтү буенча осталык дәресе һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУның җитештерү җирлеге белән танышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International