ТР Хөкүмәте йортында “2017 елда ТР урманнарында янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017 елның 15 августында “2017 елда ТР урманнарында янгын куркынычы янаган чорның узуы хакында” темасына брифинг булды, анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов һәм РФ ГТХнең ТР буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Т.В.Кәримуллин катнашты.

Брифинг барышында спикерлар ММЧ вәкилләренә урманнарда янгыннар барлыкка килүне профилактикалау һәм кисәтү максатларында үткәрелә торган эшләр хакында сөйләде. Әмир Бәдертдинов билгеләп узганча, уртак эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында 7 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый.

2017 елның 15 августына карата Татарстанда 258 термонокта теркәлгән, аларның һәркайсы буенча урынга чыгып тикшерүләр үткәрелгән һәм кирәкле чаралар күрелгән.

Бүгенге көндә учак ягуны, чүп яндыруны, корыган үләнгә һәм агач кисү калдыкларына, яфракларга һәм камышларга ут төртүне чикләү буенча, янгын чыгу куркынычы белән яный торган барлык эшләрне үткәрүгә каршы җитди контрольлек алып барыла.

Ут төртүләрне чикләү һәм янгыннарны үз вакытында ачыклау максатларында торак пунктларның территорияләрен патрульләү өчен полиция, янгын сагы, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сагы һәм казакъ формированиеләре хезмәткәрләре исәбендәге затлардан 607 төркем булдырылган, аларда гомуми 2,3 мең кеше исәпләнә. Шушы төркемнәр тырышлыгы белән янгын куркынычы башланган чорда коры үләнгә ут кабуның 184 очрагы бетерелде.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү ясауга яисә гражданнарга 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International