"Әлмәт урманчылыгы" ДКУ

назад

Әлмәт урман хуҗалыгы 1931 елда оеша, ул республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә ­Әлмәт, Зәй, Лениногорск һәм Бөгелмә муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан. Урман фондының гомуми мәйданы - 53111 га, шул исәптән урман белән капланган җирләр - 44843 га, шулардан урман культуралары - 8882 га, тоташмаган урман культуралары - 999 га.

Урман хуҗалыгына 4 урманчылык керә:

  • Акташ - 6338 га;
  • Кама-Исмәгыйль - 12671 га;
  • Миңлебай - 17408 га;
  • Поташ Аланы - 16694 га.

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйдан бүленеше:

  • I төркем - 28352 га;
  • II төркем - 24759 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы, барлыгы - 8046 га (шул исәптән: нарат - 6764 га, чыршы - 1186 га);
  • каты яфраклылар, барлыгы - 8086 га (шул исәптән: имән - 7183 га);
  • йомшак яфраклылар, барлыгы - 28350 га (шул исәптән: каен - 7040 га; усак - 8420 га; юкә - 12035 га);
  • куаклыклар - 361 га.

 

Гомуми агач запасы - 5849,7 мең м3. Файдалану өчен исәпләнгән диләнке күләме - 36,3 мең м3

Гатин Рөстәм Минәсхәт улы
"Әлмәт урманчылыгы" ДКУ
Гатин Рөстәм Минәсхәт улы
Телефон:
(8-855-3) 32-87-14
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International