"Баулы урманчылыгы" ДКУ

назад

Баулы урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул ­Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә Баулы һәм Бөгелмә административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 22741 га тигез. Аның 19857 га – урман белән капланган җирләр, шуның 3427 га – урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 912 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 2 урманчылык керә:

  • Баулы урманчылыгы - 11190 га;
  • Кандыз урманчылыгы - 11551 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 13866 га;
  • II төркем - 8875 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 3246 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 2683 га; чыршы - 329 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы  4165 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 3089 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 12359 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 7059 га; усак - 3983 га; юкә - 1228 га).

  

Агачларның гомуми запасы - 2562,0 мең м.3. Урман бүлемтеге - 32,0 мең м3.

Бикбулатов Марат Венер улы
"Баулы урманчылыгы" ДКУ
Бикбулатов Марат Венер улы
Телефон:
(8-855-69) 5-61-70
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International