"Зәй урманчылыгы" ДКУ

назад

Зәй урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул­ Әлмәт, Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 58093 га тигез. Шул исәптән, 53506 га - урман белән капланган җирләр, шуның 11498 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 1647 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 5 урманчылык керә:

  • Болгар урманчылыгы - 10306 га;
  • Зәй урманчылыгы - 14165 га;
  • Кушник урманчылыгы - 8832 га;
  • Өргәнчә урманчылыгы - 12236 га;
  • Ямаш урманчылыгы - 12554 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 12590 га;
  • II төркем - 45503 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 7239 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 3068 га; чыршы - 4052 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 7393 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 6488 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 6218 га били, шул исәптән: каен - 115 га, усак - 2740 га, юкә - 3086 га;

 

Агачларның гомуми запасы - 7240,3 мең м.3. Урман бүлемтеге - 109,6 мең кв. м3.

Забродина Ирина Григорьевна
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International