"Кама урманчылыгы" ДКУ

назад

Кама урман хуҗалыгы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Чистай административ  ­районнары территориясендә урнашкан. Кама урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 54166 га тигез. Шул исәптән, урман белән капланган җирләр - 48815 га, шуларның 16937 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 2325 га мәйданны били.­

   

Урман хуҗалыгы составына 7 урманчылык керә:

  • Берсут урманчылыгы - 8448 га;
  • Кама урманчылыгы - 5724 га;
  • Кама буе урманчылыгы - 8841 га;
  • Учалы урманчылыгы - 8694 га;
  • Чистай урманчылыгы - 5293 га;
  • Шомарбаш урманчылыгы - 7207 га;
  • Шомбыт урманчылыгы - 9959 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 32262 га;
  • II төркем - 21904 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 14324 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 9862 га; чыршы - 4222 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 9131 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 8363 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 25187 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 12193 га, усак - 5191 га, юкә - 6550 га);
  • куаклыклар - 173 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 6457,6 мең м.3. Урман бүлемтеге - 54,4 мең кв. м3.

Шамилов Альберт Фәрхетдин улы
Телефон:
8 (85563) 2-10-00
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International