"Лениногорск урманчылыгы" ДКУ

назад

Лениногорск урман хуҗалыгы 1991 елда оешкан. Ул Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә ­ Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәт административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 49904 га тигез. Шул исәптән, 31772 га - урман белән капланган җирләр, шуның 6548 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 826 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 4 урманчылык керә:

  • Лениногорск урманчылыгы - 14477 га;
  • Түбән Чыршылы урманчылыгы - 13480 га;
  • Иске Куак урманчылыгы - 9098 га;
  • Шөгер урманчылыгы- 12849 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 19720 га;
  • II төркем - 30184 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 6041 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 4943 га; чыршы - 1016 га);
  • каты яфраклы агачларның гомуми мәйданы - 9999 га (шул исәптән: имән - 8722 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 29919 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 7852 га, усак - 10237 га, юкә - 10844 га);
  • куаклыклар - 101 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 6095,6 мең м.3. Урман бүлемтеге - 62,3 мең кв. м3.

Салихов Радий Ринатович
"Лениногорск урманчылыгы" ДКУ
Салихов Радий Ринатович
Телефон:
8 (85595) 2-60-58
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International