"Нурлат урманчылыгы" ДКУ

назад

Нурлат урман хуҗалыгы Татарстан Республикасының көньяк өлешендә ­Нурлат һәм Аксубай административ районнары территориясендә урнашкан. Нурлат урман хуҗалыгы урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 88545 га тигез. Шул исәптән, урман белән капланган җирләр - 83140 га, шуның 13220 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 1459 га мәйданны били.

   

Урман хуҗалыгы составына 6 урманчылык керә:

  • Восход урманчылыгы - 11796 га;
  • Чияле Алан урманчылыгы - 12133 га;
  • Мамык урманчылыгы - 16938 га;
  • Тимерлек урманчылыгы - 17486 га;
  • Тумба урманчылыгы - 16688 га;
  • Чулпан урманчылыгы - 13504 га.

   

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 5813 га;
  • II төркем - 82732 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 9735 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 6986 га; чыршы - 2360 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 8174 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 6933 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 65219 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 17816 га, усак - 31985 га, юкә - 12813 га);
  • куаклыклар - 12 га.

  

Агачларның гомуми запасы - 9760,5 мең м3. Урман бүлемтеге - 48,8 мең кв.м3.

Галиев Рөстәм Минсәлим улы
Телефон:
(884345)38602
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International