Равил Кузюров Лаеш муниципаль районында эш визиты белән булды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лаеш муниципаль районына эш визиты белән барды.

Килеп җитү белән ул Лаеш шәһәренең "Урман янгыннары үзәге" ТР ДБУ урнашкан III типлы янгын-химия станциясен карады. Әлеге объектта 14 берәмлек техника бар, шул исәптән 3 янгын сүндерү автоцистернасы һәм 2 махсус янгын сүндерү автомобиле, шулай ук кирәкле янгын инвентарьлары һәм урманнардагы янгыннарны сүндерү өчен кирәкле башка төрле махсус җиһазлар. Объект хезмәт күрсәтә торган территория 267,4 мең гектар тәшкил итә. Карау барышында ЯХС башлыгы Фәрхәт Абдуллин аңлатмалар биреп барды.

Очрашу кысаларында 2019 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында сөйләшү булды. "Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле барлык чаралар күрелергә тиеш. Хәзер бик җаваплы чор, сездән һәрбер мәсьәләне исәпкә алуыгызны сорыйм", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Моннан тыш министр Лаеш муниципаль районы советының "2018 елда Лаеш муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында" утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International