ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Урманнар нилектән яна? Төбәкләр моңа ничек әзерләнә, инде кабынган янгыннарны ничек сүндерә? 2010 елның җәе кабатланмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Бәйсез экспертлар, шулай ук Гринпис вәкилләре Россиядәге урман янгыннары турында чын белешмәләр яшереп тотыла, дип саныйлар. Дөресме бу? Андый белешмәләрне яшерү кемгә ни өчен кирәк булырга мөмкин? Табигый һәм антропоген янгыннар нинди ешлык белән кабыналар? Экономика һәм экосистемалар өчен аларның тәэсире никадәр?

Әңгәмәдә катнашалар: Фатих Сибгатуллин – Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экологик комитеты әгъзасы; Андрей Калинин – “Авиалесхорана” федераль идарәсе башлыгы; Наил Мәһдиев – Татарстан урман хуҗалыгы министры; Алексей Ярошенко – “Россия Гринписы”ның урман бүлеге җитәкчесе; Николай Моисеев – Мәскәү дәүләт урман университетының экономика һәм идарә кафедрасы мөдире, РФА академигы, Россиянең атказанган урман белгече; Вячеслав Федоров – “Яшел патруль” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының информацион-аналитик проектлары җитәкчесе; Петр Цветков – В.Н.Сукачев ис. Урман институтының (Красноярск) урман пирологиясе лабораториясе мөдире, биология фәннәре докторы.

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев чакыруы буенча, Россиянең алдынгы урман патологларының берсе, биология фәннәре докторы, профессор Андрей Селиховкин Шәһәр яны урманчылыгы урманнарында булып, наратлар һәм чыршылар корый торган кишәрлекләрне карады. Зур һәм тыштан таза күренгән агачлар корый, кайрылары каралып куба, ылыслары саргая. А.В.Селиховкин моны климатның тулаем җылынуыннан һәм әйләнә-тирәлектә дымлылык кимүдән, урманнарда корткычлар киң таралудан күрә. Шул ук чирләрдән шәһәр урманлыклары да зыян күрә, аларга, җитмәсә, зур антропоген йогынтылар да кушыла. Күп кенә казанлылар башкаланың административ территорияләрен бизәп торган күк чыршыларның коруына борчыла. Галимнең фикеренчә, монда ашыгыч рәвештә кеше катнашы сорала – тиешле җирләрдә санитар кисүләр үткәрергә, мөмкин булганда агачларны дәваларга кирәк.

Тантанада Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева сүзне министрлыкның эшләр башкаручысы Гадел Галиуллинга биргәндә, бу уку елында факультет һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында кадрлар әзерләү һәм республика урман хуҗалыгын фәнни-техник тәэмин итү буенча хезмәттәшлек дәвам итте, дип белдерде.

Г.Галиуллин, чыгарылыш төркемен котлаганнан соң, министрлык урман хуҗалыгы оешмаларына эшкә яшь, укымышлы, оста белгечләр килүен тели, аларга биредә хезмәт, иҗат һәм фәнни эшчәнлек буенча барлык мөмкинлекләр булдырылачак, дип ышандырды.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Гадел Баязитов исә укып чыгучыларны республиканың урман хуҗалыгы оешмаларындагы вакантлы урыннар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International