Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте 1500 кешене берләштерә

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

2022 елда Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү эшенә йомгак ясалды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 114 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 1,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның уртача яше – 14 яшь. Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлек даирәсе шактый киң: республика шәһәрләрендә һәм авылларында агачлар һәм куаклар утырту, урман фонды территориясен чистарту, сыерчык оялары ясау һәм элеп чыгу, төрле район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашу, пропаганда алып бару, халыкка экологик белем бирү.

2022 елда укучылар «Кышын кошларны ашатыгыз!», «Кошларга йорт бүләк итик», «Хәтер бакчасы», «Өрманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар, бирешегез!», «ЭКОяз», «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләрен, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә, Халыкара урманнар көненә, Кошлар көненә, Җиңү көненә, Урман хезмәткәрләре көненә багышланган һәм башка чараларны үткәргәннәр. 27-29 июль көннәрендә Кукмара районының Лубян авылында Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слеты үткәрелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның эшчәнлеге кышкы чорда да кимеми. Балалар «Яшә, чыршы!», «Кышын кошларны ашатыгыз!» һ.б. акцияләрен үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International