Бүген Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Чара 2021 һәм 2022 елларда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча үткәрелде.
Аның эшендә ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Могыйнов катнашты.
Утырыш барышында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында тулы булмаган мәгълүмат бирү фактлары каралды.