Экология һәм МСТТ елы кысаларында "Бим УБМ" МБМУ өлкән сыйныфларында "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына дәресләр үткәрелде. Укыту барышында мәктәп укучылары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйттеләр, туган төбәкләрендәге табигатьнең үзенчәлекләре, Кызыл китапның әһәмияте, табигатьне саклау зарурлыгы хакында белделәр. "Кичке Таң" ДТКТ башлыгы Әһли Фәйзуллин укучыларга дәүләт табигый тыюлыкларының һәм табигать һәйкәлләренең эшчәнлек максатлары һәм бурычлары хакында сөйләде. Балалар административ штрафларга, табигатьне саклау органнарына эшкә урнашуга, конкурсларга һ.б. бәйле мәсьәләләр белән кызыксындылар. Очрашу нәтиҗәсендә иң актив катнашучыларга календарьлар һәм буклетлар рәвешендә истәлекле бүләкләр тапшырылды.