Йошкар-Олада “РФ Урман кодексына һәм РФнең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Йошкар-Олада Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан Мари Иле Республикасының Урман һәм аучылык хуҗалыгы министрлыгы һәм Идел буе дәүләт технология университеты белән берлектә уздырылган киңәшмәдә булдылар. Чарада катнаштылар: “Рослесинфорг” (Рослесхоз) ФДБУ җитәкчелеге каршындагы Аппаратның баш аналитигы һәм 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча даими эшләүче проектлау төркеме җитәкчесе Александр Николаевич Мариев, Идел буе федераль округы башкарма хакимиятенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге органнары вәкилләре, урман кишәрлекләре арендаторлары, урман әзерләүчеләр һәм агач эшкәртүчеләр. Экспертлар,  415-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашырганда, әзерләнүче агач материалын исәпкә алу һәм әйләнешкә кертүнең урман әзерләүчеләр очраша торган проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International