Махсус сакланучы табигать территорияләренә кагылышлы мәсьәләләрдә тәҗрибә уртаклашу

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Санкт-Петербургның С.М.Киров исемендәге дәүләт урман-техника университеты чакыруы буенча, Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург Хөкүмәте арасындагы Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру кысаларында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тыюлык эше буенча бер төркем белгечләре, “Кичке Таң” ДТКЗ башлыгы Ә.Г.Фәйзуллин, “Спас” ДПКЗ башлыгы Е.С.Костин, биотөрлелек һәм МСТТ торышын контрольдә тоту буенча махсус инспекциянең әйдәп баручы белгече И.Ф. Томаева составында, биотөрлелек бүлеге башлыгы Н.Г. Хәбиров җитәкчелегендә, 2017 елның 25 сентябреннән 27сенә кадәр мәгълүмат алу һәм махсус сакланучы табигать террриторияләренә кагылышлы мәсьәләләрдә тәҗрибә уртаклашу максатларында Ботаника бакчасында булып кайттылар.

Ботаника бакчасына 1827 елның 5 маенда (22 апрелендә) нигез салынган, аның мәйданы – 43,7 гектар.

“Махсус сакланучы табигать территорияләре турында” 1995 елның 15 февралендәге 33-ФЗ номерлы РФ Федераль законы нигезендә дендрология парклары һәм ботаника бакчалары табигать саклау учреждениеләре булып санала, үсемлекчелек дөньясының төрлелеген саклау һәм баету, шулай ук фәнни, мәгариф һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында үсемлекләрнең махсус коллекцияләрен булдыру аларның бурычларына керә.

Ботаника бакчасы “Урман институты комплексы” Россиякүләм әһәмиятендәге тарих һәм мәдәният һәйкәле чикләрендә урнашкан. Аның территориясендә федераль әһәмияттәге 17 ядкәр һәм төбәк әһәмиятендәге 8 ядкәр урнашкан. Ботаника бакчасы Ядкәрләрне саклау буенча дәүләт инспекциясе комитеты исәбендә тора һәм 1989 елдан башлап XIX гасырның беренче яртысындагы агач-куак үсемлекләренең кыйммәтле коллекциясе булган бакча-парк сәнгате ядкәре буларак дәүләт тарафыннан саклана.

Агач үсемлекләренең коллекциясе – 1600 тирәсе таксон, алар 181 ыругка һәм 61 семьялыкка карыйлар, өч дендр бакчасы территориясендә: паркта, интродукцион питомникта һәм башка коллекция кишәрлекләрендә урын алганнар.

Паркта агач үсемлекләренең 50 меңнән артык нөсхәсе китерелә, аларның 31 төре Россиянең, Ленинград өлкәсенең һәм Карелиянең Кызыл китапларына кертелгән агач үсемлекләренә карый.

Паркта мәйданы 0,63 гектар булган интродукцион питомник бар. Биредә Төньяк-Көнбатыш төбәк өчен яңа булган агач үсемлекләренең яңа төрләренә һәм формаларына, аларның декоратив үзенчәлекләрен һәм хуҗалык кыйммәтләрен өйрәнү максатында, беренчел сынаулар ясала. Төп бурыч – коллекциясен саклау һәм камилләштерү максатында агач үсемлекләрен интродукцияләү.

Урман-техника университетының фәнни хезмәткәрләре татарстанлылар өчен танып-белү экскурсиясе үткәрде. Безнең делегация ТР Урман хуҗалыгы

министрлыгы исеменнән барлык катнашучыларга ТР Кызыл китабын, истәлекле милли сувенирлар бүләк итте, шулай ук университет музееның кайтавазлар кенәгәсендә рәхмәт сүзләрен теркәп калдырды.

Моннан тыш, Татарстан делегациясе Россия Фәннәр академиясенең В.Л.Комаров исемендәге Ботаника институтының Ботаника бакчасында да булды.

Санкт-Петербургның Ботаника бакчасы Россиядәге иң борынгы бакчаларның берсе булып санала. 1714 елда Петр I тарафыннан дару үләннәрен, шулай ук кызыклы “диңгез арты” үсемлекләрен үстерү өчен гамәлгә куелган “Даруханә бакчасы” Бакчага нигез салуда хезмәт итә. Коллекцияләрнең артуы һәм үсемлекләрне өйрәнү буенча эшләрнең әһәмияте 1823 елда Патша Ботаника Бакчасы гамәлгә куелуга китерә. 1823-1824 елларда оранжереяләр төзелә, аларның планировкасы, нигездә, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. 1913 елдан башлап ул ботанника фәне ватанының үзәге һәм дөньядагы иң зур ботаника учреждениеләренең берсе булып санала. Ботаника бакчасындагы оранжереяләрдә һәм паркта тере үсемлекләрнең мул коллекцияләре урын алган. Ботаника бакчасының якынча 1 гектарына якын мәйданын биләп торучы, 1 чакрымгача сузылган оранжереяләрендә үсемлекләрнең 7,5 меңнән артык төрендә исәпләнүче тере үсемлекләр коллекциясе тупланган, шул исәптән алар арасында планетаның иң ерак һәм экзотик почмакларында үсүче яшеллекләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International