Равил Кузюров баланс комиссиясе утырышын уздырды

2018 елның 24 феврале, шимбә

24 февральдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Р.Ә. Кузюров җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы булды. "Бөгелмә урманчылыгы", "Баулы урманчылыгы", "Азнакай урманчылыгы", "Кәләй урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы", "Баулы урман хуҗалыгы", "Азнакай урман хуҗалыгы", "Кәләй урман хуҗалыгы", "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ җитәкчеләре 2017 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Комиссия утырышында дәүләт биремен үтәү буенча башкарылган эшкә анализ ясалды, Министрлыкка буйсынучы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә өйрәнелде.

Утырыш йомгаклары буенча баланс комиссиясе әгъзалары тарафыннан киңәшләр җиткерелде: урман контроле һәм күзәтчелеге буенча эшне көчәйтергә, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене сайлау эшен, кече һәм урта эшкуарлык белән хезмәттәшлек итүне арттырырга, шулай ук урман орлыкчылыгы өлкәсендә төп токымнарның утырту материалын җитештерү өлешендә эшне активлаштырырга.

"Үтәтү дисциплинасына, шулай ук бюджет регламенты үтәлешенә махсус игътибар юнәлтергә", – диде министр, утырышны ябып, һәм язгы-җәйге чорда Министрлык һәр ведомство буйсынуындагы учреждениесен шәхсән карап чыгачагы турында да өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International