"Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ базасында коллектив шартнамәләре төзүгә багышланган киңәшмә узды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Утырыш барышында "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы И.И.Хәмитовның, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Н.В.Кладинның, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДБУ директоры А.Ю. Әхмәтовның һәм Татарстан Республикасы Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюз комитеты рәисе И.И.Гыймадиевның докладлары тыңланды.

Зал каршында чыгыш ясап, министр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшендә төп нечкәлекләргә тукталды һәм куелган барлык бурычларның катгый үтәлергә тиешлегенә басым ясады.

Равил Кузюров шулай ук урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә 2018 елның 18 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлау турында искәртте һәм барысын да актив катнашырга чакырды.

Чара тәмамлангач, министр чарада катнашучы хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм урман тармагын үстерү юлында уртак уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International