Министр урынбасары Рәис Гомәров Халыкара урман форумы чараларында катнаша

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Вологда шәһәрендә Халыкара урман форумы ачылды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш сәфәре белән катнаша.

Форум кысаларында “Россия урманы” халыкара күргәзмәсе оештырылган, анда илнең 20 төбәгеннән, шулай ук Финляндия, Швеция, Латвия, Италия һәм Белоруссия илләреннән 200 артык предприятие катнаша. “Россия урманы” – Россиядәге иң зур күргәзмәләрнең берсе, урман, целлюлоза-кәгазь һәм агач эшкәртү сәнәгатенең, урман машина төзелеше предприятиеләренең барлык спектр продукциясен һәм хезмәтләрен, шулай ук урман тармагын камилләштерүгә юнәлдерелгән заманча технологияләрне тәкъдим итә.

Форум кунакларын һәм анда катнашучыларны эчтәлекле эш программасы көтә: төрле конференцияләр, утырышлар, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һ.б. Урманнардан нәтиҗәле файдалануны һәм урманнарны нәтиҗәле торгызуны, урманнарны саклауны һәм яклауны, урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате өлкәсендә инновацияле эшләнмәләр кертүне оештыру мәсьәләләре турында сүз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International