Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач материалы әзерләү һәм китерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 7 декабре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач материалы әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Киңәшмә Министрлык хезмәткәрләре, "Урман транспорт компаниясе" АҖ генераль директоры Ранил Мөхәммәдиев, шулай ук "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ вәкилләре - директорлар советы вәкиле Тайфик Дедебаш, генераль директор Али Кюршад һ.б. катнашты.

Исегезгә төшерик, Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводы үз эшен әле 2014 елда ук "Алабуга" МИЗ территориясендә башлап җибәргән иде. Шушы вакыт эчендә завод, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре арасында тотрыклы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Киңәшмәдә катнашучылар 2019 елда үзара хезмәттәшлек итү планын билгеләде, агач материалының сыйфатына карата таләпләр, аны китертү мөмкинлекләре, бәя кую һ.б. мәсьәләләр турында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International