Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларын икенче мәртәбә ротацияләү эше башланды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларын икенче мәртәбә ротацияләү эше башланды. Барлыгы 3 млн. данә нарат һәм 1 млн. данә карагай орлыгын чәчү планлаштырыла. Бу эшкә 20 артык кеше җәлеп ителгән.

Быел Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 3 млн. данә чыршы һәм 1 млн. данә нарат орлыгы утыртылган иде. Хәзерге вакытта нәни кәлшәләрне үстереп бетерү кырларына чыгаралар, биредә алар көзге чорга кадәр үсәчәк.

Белешмә өчен. Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге 2012 елда файдалануга тапшырылган иде. Әлеге комплекс Европада иң эре автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән үстерелгән 12 млн. данә кәлшә тәшкил итә. Үзәкнең мәйданы 11,3 гектар тәшкил итә, анда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, кәлшәләрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International