Кичә, 7 нче августта, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашу барышында Айдар Гайфуллин укучыларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ эшчәнлеге белән таныштырды. Ул урманнарны янгыннардан саклау һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җентекләп тукталды. Шулай ук Айдар Гайфуллин янгынга каршы ранец эшенең принциплары турында да сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, "Биосфера" лагерь-мәктәбе үз эшен 25 июльдә башлап җибәргән иде. Профильле сменада экология, урман, туфрак белеме, гидробиология һәм башка тармак фәннәрен өйрәнүче 72 укучы катнаша.