Исләйтар урманчылыгы хезмәткәрләре мәктәпләрдә "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында 15 дәрес үткәрде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

"Исләйтар урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында Биектау муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 15 дәрес үткәрде. Урманчылар мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән очрашты, Биектау, Олы Битаман, Олы Кавал, Алат һ.б. мәктәп урманчылыкларында булдылар.

Очрашу барышында белгечләр укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча алып барылган эшләр белән таныштырды. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау зарурлыгына һәм табигый байлыкларга сакчыл карашка махсус игътибар бирелде.

Шулай ук акция кысаларында урманчылык һәм "Исләйтар урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан 40 куб. м каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган, 2 чишмә төзекләндерелгән, урманнардагы 10 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм беседкалар ремонтланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International