Республика урманчылыкларында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чаралар узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү.

Бүген республиканың кайбер урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар узды. "Баулы урманчылыгы" ДКУ һәм "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ тарафыннан коррупция һәм хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тотышы турында лекцияләр оештырылды. Аларны җитәкче-урманчы урынбасары Зөлфия Хәсәншина һәм җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов үткәрде.

ТР "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ участок урманчылары һәм урман мастерлары өчен укыту семинары узды. Урманчы-җитәкче урынбасары Марсель Хәннанов аеруча киң таралган коррупция җинаятьләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International