Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә Удмуртиядә команда-штаб өйрәнүләрен уздыруга йомгак ясалды

2020 елның 20 марты, җомга

Агымдагы елның 19-20 нче март көннәрендә Удмуртия Республикасында язгы ташу һәм табигать янгыннары аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.

Сценарий буенча, өйрәтүләр барышында түбәндәге хәл килеп чыга (риваять): 19 нчы мартта Удмуртия Республикасы Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы диспетчерлык идарәсенең бердәм пунктына патруль төркеменнән 10:00 сәгатьтә Ямушан-Ключи авылы янындагы Кизнер урманчылыгы территориясендә төтен беленүе турында хәбәр килә. Патруль төркеме тарафыннан янгын чыганагының Кизнер урманчылыгының Көньяк участогындагы 14, 11 нче кварталларында урнашкан булуы ачыклана. Янгынның мәйданы визуаль рәвештә 6 га тәшкил итә. Җил көчәю сәбәпле, янгын мәйданы 21 га кадәр арта, янгын алга таба тарала гына. Ялкынның Ямушан-Ключи авылына, Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсенә күчү хәтәре барлыкка килә.

Янгын сүндерүгә җәлеп ителгән көчләр һәм чаралар җитәрлек түгел. Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән өстәмә янгын сүндерү көчләрен җәлеп итү турында карар кабул ителә.

Бүген Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Удмуртиядә узган команда-штаб өйрәнүләре нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Киңәшмәдә Россия ГТХМ бүлекчәләре, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Урман янгыннары үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һ.б. катнашты.

Команда-штаб өйрәнүләре уңышлы уза: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең, урман хуҗалыгына идарә итү төбәк органнарының, оешмаларның һәм структураларның ведомствоара хезмәттәшлеге гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерүне гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International