Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында фикер алыштылар

2020 елның 22 мае, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Гыйльманов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында агымдагы елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару, санитар-савыктыру чараларын оештыру, урманнардан файдалануны оештыру һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу мәсьәләләрендә иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2020 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды инде. Аның кысаларында Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 2254,8 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 2152,2 га – урман культуралары утырту, 102,6 га урман үрчетү эшләре башкарылган. Шулай ук 1934 га мәйданда яклагыч урман утыртмалары утыртылган, 2578 га мәйданда урман культуралары эстәп утыртылган, 18 га урман питомникларында орлык чәчелгән.

Җәйге һәм көзге чорда урманнарны табигый торгызу, катнаш урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, аунак агачлардан арындыру һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисүләр уздыру, төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм киләсе ел культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International