«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Тәтеш урманчылыгының Тархан участогында 19 нчы кварталның 6 нчы бүлемтегендә һәм 8 нче кварталның 6 нчы бүлемтегендә урман фонды территориясендә санкцияләнмәгән 2 чүплекне бетергән. Алар көче белән барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.
«Кызганыч, без урманда рөхсәтсез калдык ташлау фактларын еш теркибез, – ди «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин. – Ә бит мондый чүплекләр янгын чыгу ихтималы белән генә түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә зур зыян салуы белән дә куркыныч. Калдыклар таркалганда барлыкка килгән матдәләр туфракка һәм грунт суларына үтеп керә, бу үсемлекләр дөньясына зыян китерергә мөмкин».