ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының икенче ротациясе чәчелә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара. «Чәчүгә 25 нче майда керештек, 8-9 нче июньдә эшләрне тәмамларга планлаштырабыз, – дип сөйләде үзәк директоры Руслан Газизов. – Барлыгы 3 млн. гадәти нарат орлыгы, 500 мең каен орлыгы һәм 500 мең сары сәрви агачы орлыгы чәчеләчәк».

Элегрәк ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 2 млн. данә нарат орлыгы, 1 млн. данә чыршы орлыгы, 700 мең данә каен орлыгы һәм 300 мең данә сары акация орлыгы чәчелгән булган. Хәзерге вакытта кечкенә үсентеләрне үсемлек басуларына чыгаралар, анда алар көзгә кадәр үсәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, стандарт утырту материалы үстерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2019 елда Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм урман хуҗалыкларының 51 базислы урман питомнигында 33,2 млн. данә (планның 107%) үсенте үстерелгән. Ылыслы токымнардан – 25,6 млн. данә, яфраклы токымнардан – 6,4 млн.данә, куаклар – 1,2 млн. данә.

2020 елда 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.

Белешмә өчен. Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып тора, анда ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн данә кәлшә тәшкил итә. УСОҮ 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. Үзәк Швециянең ВСС АВ компаниясеннән заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International