Равил Кузюров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында чыгыш ясады

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды, аның эшендә башкарма хакимият органнары һәм оешмалары вәкилләре, республика муниципаль районнары комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашты.

Үз чыгышында Равил Кузюров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонын уздыруга әзерлеге турында сөйләде.

«Быел республикада урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды, – дип билгеләп үтте министр. – Урман янгыннары үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм башка категориядәге җирләрдә 45 янгын теркәлгән».

Аның сүзләренә караганда, Чистай районында янгын чыгуның 5 очрагы теркәлгән, Актаныш, Буа, Мамадыш, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Казан шәһәрләрендә – 3әр очрак.

Равил Кузюров милекчеләр тарафыннан урманга якын җирләрне, шулай ук нефть һәм газ чыгару объектларын һәм линияле объектларны саклау зоналарын карап тоту буенча чараларны вакытында һәм сыйфатлы үткәрү кирәклегенә басым ясады.

Министр искәртеп узганча, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләренең саны – 461 кеше, җиһазланыш – 340 төрле техника.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1406 кеше һәм 387 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 988 кеше һәм 327 берәмлек техника.

«Хәзерге вакытта янгын куркынычлы хәлгә космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла. Моннан тыш, урман фонды җирләрендә авиация патруле каралган. Быел ул 4 маршрут буенча үткәреләчәк, аларның гомуми озынлыгы 2190 километр тәшкил итә», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.

Шул ук вакытта утырышта докладлар белән «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International