Лубян урман-техника көллиятендә диплом эшләре якланды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады.  Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхраҗиев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Валерий Кульгеев, укытучылар Павел Сухов һәм Елена Усова бар иде.

Диплом эшләрен яклауга барлыгы 19 кеше кертелде. Алар стандарт утырту материалы, урман культуралары, урманнарны янгыннардан саклау, санитар-савыктыру чаралары уздыруга бәйле проектларны тәкъдим итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның 25 июнендә көллияттә 43 нче бакча-парк төркеменең чыгарылыш укучылары квалификация эшләрен яклап, бу эшкә нокта куячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International