Рәис Гомәров Кызыл Йолдыз, Кама һәм Аксубай урманчылыклары урман фонды территориясендә барган сезонлы эшләр белән танышты

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Аксубай районнарында булды. Анда ул Кызыл Йолдыз, Кама һәм Аксубай урманчылыклары урман фонды территориясендә барган сезонлы эшләр белән танышты.

Балык Бистәсе районында Рәис Гомәров янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны яңарту, урман культураларын агротехник карау эшләренең үтәлешен бәяләде һәм Кызыл Йолдыз урманчылыгының Арыш участогында урнашкан базислы урман питомнигын карады. Җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев бүгенге көндә урман культураларын агротехник карау 635 га мәйданда башкарылды (план буенча – 902 га), дип сөйләде. Эшләргә 2 берәмлек техника һәм 20 кеше җәлеп ителгән.

Мамадыш районында министр урынбасары урман культуралары утыртуның сыйфатын тикшерде һәм «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ урман питомнигында булды. Урманчы-җитәкче Альберт Шамилов сүзләренә караганда, быел Кама урманчылыгы территориясендә 157 га мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылган. Август һәм сентябрь айларында хезмәткәрләр тарафыннан 230 килограммнан артык төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләү планлаштырыла.

Аксубай районында Рәис Гомәров «Аксубай урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләрен бәяләде. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020 елда Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең административ биналарын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла башлады. Быел барлыгы 14 объектта эшләр башкарылачак.

Эш сәфәре ахырында министр урынбасары Аксубай участогының 37 нче кварталында урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарыла, болар – даими су сибү, туфрак йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минерал ашлама кертү, авырулардан һәм корткычлардан сиптерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International