Агымдагы елның 27 июленнән башлап 2 августына кадәр республиканың дәүләт урман инспекторлары Татарстанның урман фонды җирләрендә 355 мәртәбә патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 17 очрагы ачыкланган.
2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 12 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 557 беркетмә төзелгән. Шулай ук урман фондына якын урнашкан җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,4 мең данә кисәтү бирелгән.