Тәтеш урман хуҗалыгында урманнарны тәрбияви кисү өчен диләнкеләр аерып чыгару эше алып барыла

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2021 елга урманнарны тәрбияви кисү, шулай ук 2022 елга сайланма һәм тоташ кисүләрне гамәлгә ашыру өчен диләнкеләр аерып чыгару буенча эш алып бара.

«2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына дәүләт биреме кысаларында 464,6 гектар мәйданда урманнарны карау максатында агачлар кисү өчен диләнкеләр бүлеп чыгарырга кирәк, 394 гектарда – сайланма кисүләр, 125 гектарда тоташ кисүләр башкару кисү зарур. Бүгенге көндә 650 гектардан артык диләнке бүлеп чыгарылды», – ди урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International