Узган атна ахырында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ Татарстан участогындагы кишәрлек урманчысы Ирек Сафин һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова «Экологик белем бирү: тәрбия-белем бирү процессы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге» дигән республика семинарында катнаштылар. Семинар Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында узды.
Чара барышында яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү, заманча белем бирү программаларын эшләү, экологияне өйрәнү буенча нәтиҗәле эш формалары һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шулай ук урманчылык хезмәткәрләре Тукай районы гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларына – «Урман утырту көне» һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акцияләрендә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Свежий ветер» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Родион Титов һәм Раил Шәехов семинарда проектларны яклаган өчен мактау грамоталары белән бүләкләнде.