Чирмешән урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «2020 елның көзге чорында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгыннардан саклауны оештыруның беренчел чаралары турында»гы боерыгы нигезендә, коры һава торышы булу сәбәпле, Чирмешән урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. «Беренче чиратта, бу янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны карау. Ылыслы яшь агачларга һәм янгын чыгу куркынычы зур булган участокларга аерым игътибар бирәбез, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин. – Шулай ук янгынга каршы чаралар урман биләмәләре янәшәсендәге урман кишәрлекләрен арендалаучы, җирдән файдаланучы затлар тарафыннан да башкарыла».

Моның белән беррәттән, дәүләт урман инспекторлары урманчылыкның урман фондында көчәйтелгән рәвештә җир өсте патрульлеген гамәлгә ашыра. «Патрульлек расланган маршрутлар буенча башкарыла, 4 мобиль төркем җәлеп ителде, – дип өстәде Алмаз Мотыйгуллин. – Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшен алып барабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International