Татарстанның Биектау районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Костер» балаларны савыктыру-ял иттерү лагерында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды. Чарада «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ,  «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ, 113 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең башка бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашты.

«Сценарий буенча, өйрәнүләр барышында урманда янгын килеп чыккан очракта эш итү тәртибе эшләнде. Риваять буенча, янгын Шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан участогындагы 166 кварталда, «Костер» лагерыннан ерак булмаган урында барлыкка килде, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Урынга дәүләт урман инспекторлары, Шәһәр яны урман хуҗалыгының II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе, Урман янгыннарын сүндерү үзәге һәм янгын-коткару бүлеге белгечләре килде».

«Тулаем алганда, эшкә җәлеп ителгән барлык көчләр һәм чаралар үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте», – дип өстәде Илнур Кәшафиев.

Өйрәнүләрдә 40 кеше катнашты, 25 берәмлек техника җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International