ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомствога караган оешмаларның җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде, анда 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2022 елның 1 кварталына бурычлар билгеләнде. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыгы директорлары катнашты.

Киңәшмәне ачып, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, 2021 ел урман тармагы белгечләре өчен истәлекле булды. «Без Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белән идарә итүнең дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үттек, – диде ул. – Гомумән алганда, ел уңышлы төгәлләнде. Дәүләт йөкләмәсендә каралган урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре башкарылды. Шулай ук без «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында билгеләнгән бурычларны үти алдык.

Алга таба террорчылыкка каршы эшчәнлекне оештыру турында кыскача доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул ТР Министрлар Кабинетының 16.11.2020 № 2460-р күрсәтмәсе һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 13.12.2021 № 666-осн боерыгы нигезендә объектлар һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар территорияләренең террорчылыкка каршы якланганлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кирәклеге, дәүләт урман инспекторларының вазыйфаи регламентларына төзәтмәләр кертү һәм башкалар турында сөйләде.

Утырышка нәтиҗә ясап, министр Равил Кузюров оешмаларның җитәкчеләренә яңа ел каникулларында кизү торуны оештыру, СОVID-19 йогышы таралуны булдырмау чараларын гамәлгә ашыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Барыгызга да тырыш, фидакарь хезмәтегез, үз эшенә бирелгәнлеге һәм республика урман хуҗалыгын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәм. Сезне якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык, игелек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим», – дип йомгаклады Равил Кузюров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International