2023 елда Татарстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алыначак

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан Республикасында урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алыначак. Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында 27 урман патруле автомобиле, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында – янгынга каршы 1 тагылма модуле һәм урман янгыннарын сүндерү өчен 40 ранец сатып алыначак.

Урманнарны патрульләү автомобильләре янгын торышын мониторинглау, урманнарны патрульләү, законсыз урман кисү һәм урман законнарын башкача бозу очракларын кисәтү өчен кулланылачак. Урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыганаклары табылса, янгын сүндерү модуле һәм ранецлы янгын сүндерүчеләр алыштыргысыз ярдәм булачак.

Соңгы 3 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 198 берәмлек техника һәм 1957 берәмлек җиһаз белән тулыландырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International