ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2022 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» темасына киңәйтелгән коллегия утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында төп доклад белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда республикада «Экология» илкүләм проектының «урманнарны саклау» федераль проекты буенча  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкарылган. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч узган елда 154% тәшкил иткән (план күрсәткече – 83,4%).

Шулай ук 2022 елда Татарстанда 13,5 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 5,1 мең га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 2023 елда урман культуралары өчен туфрак әзерләү буенча эшләр 1,4 мең га мәйданда башкарылган. 14,4 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 33,9 млн. гадәти утырту материалы үстерелгән, шулардан 25,5 млн. – ылыслы токымнар, 7,8 млн. – яфраклы токымнар, 0,65 млн. данәсе – куаклар.

«Безнең эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше – саклагыч урман үсентеләрен булдыру. Узган ел Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә – 1,8 мең гектарда, Азнакай районында 600 гектар мәйданда шундый үсентеләр утыртылды, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Шулай итеп, Татарстанда урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 6 мең гектар тәшкил итте».

2022 елда урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында, 42 мең га мәйданда урман патологиясе тикшерелгән һәм 3,8 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. «Климат шартларының үзгәрүе, тәүлеклек һава температурасының күтәрелүе урман корткычлары чыганакларының барлыкка килүенә сәбәпче була. Узган ел Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән урманчылыклары территориясендә 64 мең гектардан артык мәйданда парсыз ефәк күбәләге кортларының чыганаклары ачыкланды, – дип хәбәр итте министр. – Урманнарны саклау өчен 2023 елның язында корткычларның исән калу-калмавын билгеләү өчен әлеге чыганаклар тикшереләчәк һәм аларны бетерү чаралары үткәреләчәк».

Министр сүзләренә караганда, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 33 мең патруль, 2,8 мең профилактик чара һәм контрольлектәге затлар белән хезмәттәшлек итмичә 73 контрольлек (күзәтчелек) чарасы үткәрелгән. Алар нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 433 беркетмә төзелгән, административ җаваплылыкка тарту турында 532 карар чыгарылган, гомуми суммасы 1,6 млн.сумлык штраф салынган.

«Министрлыкның тагын бер өстенлекле бурычы – урманнарны янгыннан саклау. Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдә ачылды һәм 15 октябрьдә ябылды, аның озынлыгы 174 көн дәвам итте. Янгын куркынычы янаган чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде, янгын куркынычы булган шартларга космик мониторинг үткәрелде, авиация һәм җир өсте күзәтүләре алып барылды. Шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да башкарылды, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Бу чорда башка категориядәге җирләрдә барлыгы  15,4 гектарда 352 янып китү очраклары теркәлде. 2022 елда урман янгыннары теркәлмәде».

Хәзерге вакытта 2023 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара. «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнә, II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрендә планлы техник хезмәт күрсәтү һәм урман янгыннарын сүндерү техникасына, тракторларга һәм арбаларга ремонт ясала, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм җиһазлар сатып алына.

Узган ел урман тармагын цифрлы үзгәртеп коруга аерым игътибар бирелде. «Без Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проектының икенче этабын төгәлләдек. Барлыгы 13 хезмәт цифрлаштырылды, – дип билгеләп үтте министр. – Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды җирләре турында мәгълүматлар базасын булдыру, пилотсыз очу аппаратлары сатып алу һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча эшләр дә алып барылды».

«Докладым азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына, Хөкүмәткә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, хокук саклау органнарына, министрлык коллективына һәм аның карамагындагы оешмаларда эшләүчеләргә республиканың урман хуҗалыгын үстерү өчен ярдәм итүләре һәм максатчан эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады Равил Кузюров.

Аннары «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нияз Сәлахов һәм Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский докладлар белән чыгыш ясады. Нияз Сәлахов 2022 елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы чараларына, агач әзерләү һәм сату, хезмәтне саклау күрсәткечләренә тукталды.

Александр Орнатский үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча системалы эш алып барыла.

 «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проекты уңышлы гына тормышка ашырыла, урманнарны янгыннан саклау нәтиҗәле башкарыла, урман үсентеләрен законсыз кисү очракларының кимүе күзәтелә. Быел Татарстан, беренчеләрдән булып, Департаментка урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын раслауга җибәрде, – диде Александр Орнатский. – Шулай ук республика табигать саклау акцияләрен үткәрү буенча да округ төбәкләре арасында алдынгы булып тора. Узган көздә генә дә Татарстанда «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында 2 миллион үсенте утыртылган.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков чарада катнашучыларны урман законнарындагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырды, алар диләнкеләрне аерып чыгару, тасвирлау, оешкан сатуларда агачны сату, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре төзү, дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын бер-берсенә туры китерүгә кагыла.

«Белгәнегезчә, урман тармагы Россия Федерациясе Президентының һәм Хөкүмәтенең аерым контролендә тора. Проблемалар буенча фикер алышу барлык дәрәҗәләрдә дә алып барыла, – дип хәбәр итте ул. – Илдәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, урманнарны янгыннан саклау буенча субъектларга тапшырылган вәкаләтләрне финанслауга юнәлдерелә торган акчалар күләмен киметмәскә дигән карар кабул ителде. Шулай ук «Урманнарны саклау» федераль проекты озайтылачак – киләсе елларда урман культуралары һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы паркын яңарту мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлбәттә, урман комплексын үстерү перспективалары һәр тармак белгеченең бурычларын төгәл үтәүгә бәйле икәнен аңлау мөһим. 2023 елда барысына да уңышлар телим».

Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин йомгак ясады. «Узган ел Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының барлык максатчан индикаторларына да ирешелде, урман законнарын бозуны кисәтүгә, урманнарның санитар һәм урман патологияләренең торышын яхшыртуга, аларның табигатьне саклау һәм яклау функцияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырылды, – дип билгеләп үтте ул. –  Башкарылган чаралар нәтиҗәсендә, барлык структуралар һәм оешмаларның җайга салынган хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор гадәттән тыш хәлләрсез генә узды».

2023 елга бурычлар буларак Рөстәм Нигъмәтуллин «2024 елга кадәр Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы, «Урманнарны саклау» федераль проекты индикаторлары үтәлешен тәэмин итүне, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү күләмен арттыруны, дәүләт урман реестры белән Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын бер-берсенә туры китерү эшен көчәйтүне, урман тармагы белгечләренең цифрлы белем дәрәҗәсен арттыруны һәм урманнарда булачак янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерләнүне билгеләде.

«Ахырда барыгызга да фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип өстәде ул. – Республиканың урман хуҗалыгында белемле, югары квалификацияле белгечләр эшли. Сезнең намуслы эшегез аркасында яшел байлыкларны, шулай ук биологик төрлелекне саклау һәм арттыру мөмкинлеге бар».

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International