«Яшел планета» һәм «Елочка» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр мәктәп яны участокларында тирәк сабакларын утыртканнар

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Зәй районы Якты Күл гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел планета» һәм Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең «Елочка» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр мәктәп яны участокларында тирәк сабакларын утырту буенча эшләр башкарганнар. Әлеге сабаклар «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.

Укучыларга Акташ кишәрлеге урманчысы Ирек Гыйбадуллин ярдәм иткән.

«Мәктәп яны участогындагы питомникта эшләү бик мөһим, чөнки укучылар практик күнекмәләр алалар, шулай ук үз күзаллауларын киңәйтәләр, – дип аңлатма бирде Ирек Гыйбадуллин. – Эшчәнлек планы нигезендә, балалар утыртылган сабакларны карап торачак, аннары аларны башка участокларга күчереп утыртачаклар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International