Уылдык чәчү урыннары булдырылды

2017 елның 12 мае, җомга

Язгы чорда уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдыру – Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. Куйбышев сусаклагычында күбрәк фитофиль (уылдыкларын судагы үсемлекләр өстенә чәчә торган) балыклар яшәгәнгә һәм уылдык чәчкәнгә күрә, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының татар бүлеге ихтиологлары ТР Спас районы территориясендә уылдык чәчү өчен ясалма урыннарны нәкъ менә балыкларның шушы төрләре өчен куюга өстенлек бирә. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннарның “тасмасыман полотно” тибындагысы Органик химия һәм технология дәүләт фәнни-тикшеренү институтының (ГосНИИОХТ) Саратов бүлеге тарафыннан уйлап табылган. Ул 20-25 метр озынлыктагы, 1,5 м киңлектәге, кырыйлап капрон шнур үткәрелгән вак ячейкалы капрон ятьмәдән ясала. Ятьмәнең бөтен өслеге капрон җептән эшләнгән аерым субстрат бәйләмнәре белән беркетеп куела. Элекке еллар тәҗрибәсе буенча, андый урында уылдыкның исән калуы якынча 90 процент тәшкил итә, башка ясалма урыннардагыга караганда, аларга уылдык тыгызрак салына. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннар куяр алдыннан, ихтиологлар Куйбышев сусаклагычының уылдык чәчү урыннары куяр өчен аеруча кулай участокларын тикшереп чыкты. Тирәлекнең уылдык чәчүгә һәм эмбрионнарның әйбәт үсешенә йогынты ясаучы факторлары: суның температурасы, суда эрегән кислородның булуы, тирәнлек, агым тизлеге һ.б. исәпкә алынды. 2017 елда Куйбышев сусаклагычының “Спас” ДКТЗ территориясендәге Тенеш утравы янында Болгар шәһәре тирәсендә “Спас” ДКТЗ белгечләре, ихтиологлар һәм Андрияновлар бригадасы (ИП Подгорнов) балыкчылары белән берлектә, уылдык чәчү өчен 2 га җирдә (400х50м) ясалма 5 мең оя куеп чыктылар. Барлыгы 27 уылдык чәчү урыны куелды. Уылдык чәчү урыннары бәйләмдә өчәр полотно итеп, су өслегеннән 1 метр биеклектә горизонталь рәвештә урнаштырылды. Һәр бәйләмгә тану калкавычы беркетелгән. Уылдык чәчү урыннары су температурасы 6-70 булганда куелды. Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге кисәк төшкән очракта, уылдык чәчүнең ясалма урыннарын, җайлап кына, тирәнрәк сулы участокка күчереп куярга мөмкин, бу вакытта чәчү урыннарына салынган уылдыкка зыян килмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International