Германиянең Мюнхен шәһәрендә 16-19 июльдә 12нче Халыкара урман индустриясе күргәзмәсе үткәрелә. Ул фәнни конференцияләр һәм махсус тамашалар белән үрелеп барачак.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка күргәзмә карарга чакыруны Дрезден шәһәренең Техник университеты профессорлары Альбрехт Бемман һәм Свена Вагнер, Берләшкән Милләтләр Оешмасының индустриаль үсеш буенча ЮНИДО (United Nations Industrial Development Organization) штаб-квартирасы вәкиле Кристиан Сюзан әфәнде җибәргән, алар үзләре Татарстан урманчылыкларында берничә тапкыр булганнар иде инде.