“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУда һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУда 3 нче квартал йомгаклары буенча семинар-киңәшмә булды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУда һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУда 3 квартал йомгаклары буенча семинар-киңәшмә Петровский участок урманчылыгы базасында булды. Чарада участок урманчылары, мастерлар, Харвестерлар һәм Форвардерлар операторлары, урман әзерләү бригадалары катнашты. Киңәшмә барышында урман фондының Россия Федерациясе милке булып торучы җирләрендә урманнарны саклау, яклау һәм тернәкләндерү буенча башкарылган эшләр буенча участоклар карап чыгылды. Урман кисү урыннарын бүлеп бирүнең һәм документларны тутыруның, урман законнары бозылу турында актларны төзүнең дөреслегенә аерым игътибар бирелде. Тыңлаучылар алдында җитәкче-урманчы Г.З. Мөхәммәтханова, Петровский участок урманчылыгының участок урманчысы С.В. Дятлов, җитәкче-урманчының урынбасары А.В. Улаев чыгыш ясадылар. Семинар-киңәшмә тәмамланганнан соң урманнардагы куркынычсызлык техникасы турында инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International