Равил Кузюров эш визиты белән Шәһәр яны урманчылыгында булды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләрен инспекцияләде.

Равил Кузюров Матюшино кишәрлеге урманчылыгы конторасын, агач кисү цехын, куркынычсызлык техникасы кабинетын һәм гаражны карады. Янгын куркынычы янаган чорга бәйле рәвештә янгынга каршы инвентарьның һәм янгын техникасының әзерлегенә махсус игътибар бирелде.

Шулай ук министр санитар-сайланма тәрбияви кисүләр башкарыла торган диләнкеләрне, даими урман-орлыкчылык кишәрлеген, аркылы кисүләрне һәм базислы урман питомнигын да карады.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Шәһәр яны урманчылыгының урман питомнигында уздырыла торган эш белән танышты. Әлеге вакытта биредә нарат, чыршы һәм карагач орлыкларын чәчү эше тулы куәтенә алып барыла. Соңыннан Равил Кузюров питомникның мәктәп бүлекчәләрен, ачык грунтта һәм теплицада чыбыкча ялгау эшен карады.

Бүгенге көндә "Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ территориясендә 424 мең данәдән артык Европа чыршысы, 600 мең данә гади нарат, 155 мең данә Себер карагачы чәчкеннәре үсә, алар инде быелның көзендә шәһәрләрнең паркларында һәм скверларында утыртылачак, шулай ук Татарстан Республикасы урман фондын да тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International