Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында абитуриентлар белән очрашу узды

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килде.

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан килгән Рифат Фәхриев урманчылар гаиләсеннән, аның дәү әтисе 30 елдан артык Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләгән. "Мин урманны, табигатьне яратам. Балачактан ук бабам миңа үрнәк булды, хәзер мин дә үземнең тормышымны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телим", – дип билгеләде Рифат Фәхриев. Рифатка теләктәшлек белдерергә дип аның ата-анасы да килгән, уллары сайлаган юлны алар уңай кабул иткән.

Казаннан килгән Тимофей Скорняков Лубян урман-техника көллияте турында танышлары аша ишетеп белгән: "Урманчы буласым килә, презентация фильмын карадым, миңа барысы да ошады", – дип сөйләде Тимофей Скорняков.  

Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.

"Лубян урман-техника көллиятен атаклы дәүләт эшлеклеләре тәмамлап чыккан, алар үз карьерасында кишәрлек остасы вазыйфасыннан башлап урман хуҗалыгы министрына кадәр ирешкән. Урманда эшләве авыр, ләкин ул бик кызыклы, ә иң мөһиме, сорала торган хезмәт. Урманчыларның төп бурычы – урманнарны саклау һәм үрчетү", – дип билгеләде Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International