ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ булды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ Балык Бистәсе районындагы Котлы Бөкәш кишәрлеге урманчылыгында булды. Министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, район башлыгы Илдар Таҗетдинов һ.б. аны озата йөрде.

Килеп җитү белән Равил Кузюров кишәрлек урманчылыгының 30 нчы кварталында урманнарны тәрбияви кисүләр барышы белән танышты. Министрга биредә агачларның кәүсәләренә һәм ябалдашларына формалашу өчен уңайлы шартлар тудыру максатында сирәкләү эшләренең уздырылуы турында сөйләделәр. “Нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да бар, хезмәт хакын вакытында алабыз”, - диде, министр сорауларына җавап биреп, хезмәткәрләрнең берсе Василий Текушев.

Алга таба Равил Кузюров җитештерү кишәрлеген карады, ә атап әйткәндә урман кисү цехында, агач эшкәртү цехында, машиналарга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау пунктында, складта һәм техника саклау урыннарында булды.

Болардан соң министр “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре – кишәрлек урманчылары, урман осталары, урман хуҗалыгы инженерлары һәм арендаторлар белән очрашты. Очрашу Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы авылының Мәдәният йортында узды.

Килгән кешеләрне сәламләп, Равил Кузюров коллективны яңа җитәкче-урманчы белән таныштырды. Ул - элегрәк ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазыйфасын биләгән Нияз Таҗмиев.

“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ республика урманчылыклары арасында лидерларның берсе булып тора. Биредә дус, югары квалификацияле коллектив эшли, - дип билгеләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. – Яңа җитәкче Нияз Таҗмиевның урман тармагында зур эш тәҗрибәсе бар”.

Министр яңа җитәкче-урманчыга эшендә һәм хезмәтендә уңышлар теләде. Бу теләкләргә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов та кушылды. “Үзебезнең яктан бөтен төрле ярдәмне күрсәтергә тырышырбыз”, - диде ул.

Нияз Таҗмиев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә үзенә белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт җиткерде һәм куелган бурычларны үтәү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә сүз бирде.

Алга таба “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ 2018 елгы эшенә йомгак ясалды.

Үзенең чыгышында Равил Кузюров урманчылыкта нәтиҗәле эшчәнлекнең көйләнгән булуын ассызыклады. Шул ук вакытта учреждение хезмәткәрләренә санитар кисүләрне уздыру, документларны рәсмиләштерү һәм аларны үз вакытында тапшыру өлешендәге эшне көчәйтергә кирәк, диде.

“Быелдан башлап Россия Федерациясе Урман кодексына кертелгән берникадәр үзгәрешләр үз көченә керә. Без үз эшебезне, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрдән файдаланып һәм тармакка яшь белгечләрне җәлеп итеп, продуктив корырга тиеш”, - дип билгеләде ул.

Киңәшмә кысаларында беренчел профсоюз оешмасы рәисе Иван Большаков, министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.

Әмир Бәдертдинов урман хуҗалыгы эшләрен башкаруның сыйфатына, ә Рәис Гомәров агач материалын Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына китерү һәм финанс күрсәткечләре мәсьәләләренә тукталды.

Асылда, Рәис Гомәров хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” ДКУ пиломатериаллар һәм халык куллана торган товарлар җитештерү арттырылган, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге дә арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International