Республиканың Лаеш районында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләштеләр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә III типтагы янгын-химия станциясе базасында урманнарда янгыннар чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров, үзәкнең III типтагы ЯХС башлыклары һәм механиклары катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында урманнарда янгыннарны сүндерү, хезмәтне саклау, техник документацияне алып бару, юл кәгазьләрен тутыру мәсьәләләре каралды. Янгын сүндерү автоцистерналарын янгын техникасы белән тәэмин итүгә, кече урман-патруль комплексларын җиһазландыруга күзәтү ясалды, шулай ук гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә эш итү алгоритмы эшләнде.

Исегезгә төшерик, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ составына III типтагы 5 янгын-химия станциясе керә, алар Лаеш, Биектау, Саба, Кайбыч һәм Лениногорск муниципаль районнарында урнашкан. 2019 ел планында – Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә II типтагы ике яңа ЯХС оештыру һәм җиһазлау. Шулай ук, урманнарда янгыннарны ачыклау һәм сүндерү максатларында, республиканың урман фонды территориясендә урман хуҗалыклары каршындагы II титагы 18 янгын-химия станциясе дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International