ТР Әлки муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Бүген Әлки муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Александр Никошин, министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары, Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Нурлат, Чирмешән урманчылыклары җитәкчеләре, шулай ук Аксубай, Әлки, Биләр, Болгар, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Башта семинар-киңәшмәдә катнашучылар Әлки урманчылыгының административ бинасын, теплицаны, җитештерү участогын һәм урман-культура техникасын һәм җиһазларны саклау складын карады. Объектларны караганнан соң ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки урман хуҗалыгы директоры Әмир Гыйзитдиновка әзерләнә торган орлыкларның сыйфатына аерым игътибар бирергә һәм агач күмере җитештерү цехын оештыру мөмкинлеген карарга кушты. "Бу агач калдыкларын рациональ файдаланырга һәм учреждениенең рентабельлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Продукцияне сату урыннарын табу кыен түгел", – диде министр.

Маршрутның киләсе ноктасы Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгының 15 нче кварталындагы урман участогы булды, анда яңарту кисүләрен башкару өчен диләнке аерып чыгарылган. Әлеге үсентеләрнең яше 42 ел тәшкил итә. Үсентеләрне яшәртүгә юнәлдерелгән эшләрне агымдагы елда 1 га мәйданда үткәрү планлаштырыла.

Алга таба семинар-киңәшмәдә катнашучылар Әлки урман хуҗалыгының Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгының 96 нчы кварталында базислы урман питомнигында булдылар һәм Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгының 101 нче кварталында урман торгызу эшләре белән танышты. Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Людмила Желтухина 2010 елдагы янгыннан соң 20 га мәйданда 94 мең нарат үсентесе утыртылуы хакында сөйләде. 2016 елда агачлар урман фонды составына кертелгән.

Семинар-киңәшмәнең гамәли өлеше ахырында анда катнашучылар Чуаш Кичүе кишәрлеге урманчылыгының 104 нче кварталында урман культуралары утырту сыйфатын бәяләде. Агымдагы елда бу участокта 7,9 га мәйданда каен һәм нарат үсентеләре утыртылган.

Пленар утырыш Әлки район мәдәният йорты базасында узды. Төп доклад белән Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен оешманың эшчәнлек нәтиҗәләре турында әйтеп үтте. Мәсәлән, бу чорда урманчылыкның урман фонды территориясендә 61 га мәйданда ясалма урман торгызу, 103 га мәйданда урман культураларын тулыландыру, 235 гектарда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган. 50 км яңа минераллаштырылган полосалар барлыкка килгән һәм 69 км озынлыкта барьерлар каралган.

"Ел башыннан бирле административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде һәм янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында 27 кисәтү язылды, – дип өстәде Илсур Зәйнуллин. – Хәзерге вакытта без бу юнәлештәге эшне дәвам иттерәбез".

Киңәшмәгә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул Әлки урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. "Сез узган ел мин әйткән кисәтүләрне исәпкә алдыгыз, – диде министр. – Эш темпларын киметмәвегезне сорыйм".

Шуның белән бергә Равил Кузюров Идел һәм Кама елгалары кушылдыклары буенда су саклау утыртмаларын утырту өчен кишәрлекләр сайлау, урман патологиясе буенча тикшеренү актларын төзү, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын үткәрү, "Онлайн-бухгалтерия" системасында эшләү һәм башка мәсьәләләргә дә тукталды. "Шулай ук урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм утырту материалын үстерү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотуыгызны сорыйм. Без төп бурычыбыз – республика урманнарының нәсел составын яхшырту турында онытмаска тиеш", – дип йомгаклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International