Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, санитар-савыктыру чаралары үткәрү, файдалану өчен исәпләнгән урман кисүлеген үзләштерү, су саклаучы урман утыртмаларын утырту кишәрлекләрен билгеләү, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү һ.б. турында сөйләделәр.

Докладларны тыңлаганнан соң, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау, урман хезмәткәрләре көнен үткәрүгә әзерлек, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International