Саба муниципаль районында "Күп төрле урман ярышлары" конкурсы узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 11 сентябрьдә, Саба муниципаль районында ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре арасында "Күп төрле урман ярышлары" дигән бәйге узды. Ярышлар барышы белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева һәм башкалар танышты.

Конкурс шартлары нигезендә, анда катнашучылар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һәм табиб килгәнче ярдәм күрсәтү өлкәсендә берничә практик биремнәрне үтәде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча урманчылар арасында беренче урынны – Айрат Гайнетдинов, икенче урынны – Нияз Габдуллин, өченче урынны Ришат Минҗанов алды.

Урман осталары арасында беренче урынга – Альберт Газизҗанов, икенче урынга – Рамил Әхтәмҗанов, өченче урынга Ленар Шәфыйков лаек булды.

Участок урманчылары ярдәмчеләре арасында Марат Хәйруллин җиңү яулады, икенче урында – Назыйф Дәүләтшин, өченчедә – Венера Галиева.

Урманчылар арасында беренче урынны Фәрит Гыйлаҗиев яулады, икенче урынны – Илсаф Хаевка, өченче урынны Рашат Гарәфетдиновка бирделәр.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Курса кишәрлеге урманчылыгы, икенче урында – Сабабаш һәм өченчедә – Мишәбаш урманчылыгы.

"Күп төрле урман ярышлары" конкурсы кысаларында төрле уеннар, мастер-класслар, күргәзмә һ.б. оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International