Татарстан Республикасы урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнәләр. Шулай итеп, "Мамадыш урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре II типтагы урман янгыннары станциясен һәм янгынга каршы инвентарь туплау пунктларын тикшерү һәм комплектлау, урман фонды территориясендә, автомобиль юллары һәм федераль һәм республика әһәмиятендәге трассалар буенда янгынга каршы тематикага яңа аншлаглар һәм мәгълүмат такталарын ремонтлау һәм урнаштыру эшләрен алып бара.
Шушы көннәрдә урман хуҗалыгында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде. Анда янгынга каршы профилактика чаралары, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнары һ.б. каралды.
"Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе белгечләре урман фондына караган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска кирәклеге турында кисәтүләр бирә башлады.